Последние новости

Вход для пользователей

АГЫЙДЕЛ ЯРЫНДА

Мустай Кәрим истәлегенә

АГЫЙДЕЛ ЯРЫНДА

Агыйделдә сары яфрак ага,

азан укый мәзин мәчеттә,

кояш балкый,

тормыш дәвам итә,

тик син генә бездән бик читтә.

Ак чәчкәләр салам кабереңә,

җаным сыкрый,

әрнеп,

ярадан, -

булсаң да син ике аршын җирдә –

ике донья безнең арада.

Мостай абый,

соңгы окопыңнан

чыгалмыйсың инде син тороп,-

кырык эшең җирдә ятим калды,

кыр казлары сыман кангырып.

Иҗатыңда безгә гыйбрәт булдың,

барлык кыйтгаларда алдың дан –

тик нигә соң, Остаз,

пышылдашып,

ялагайлар йөрде артыңнан?

Үзең мәллә булдың син сәбәпче,

күрсәтсәң дә үрнәк һәр эштә?

Ялгыша шул кайчак адәм заты,

ялгышмый тик, бәлкем, фәрештә...

Синсез инде тормыш дәвам итә,

бер - бер артлы көннәр чабалар,

ләкин һаман елан телле сүзләр

дәрәжәңне синең чагалар.

Хыянәтнең тәмен мин дә белдем,

шәрә яттым сыман ут - кузга,-

сине уйлап, хакыйкатьне саклап,

ләгънәт укыйм явыз аузга...

Аңлы адәм

аңлар сагышымны,

ләгънәтемә минем хакым бар,

син китсәң дә,

аур минутларда

таянырга минем халкым бар.

Туган илем - Мостай иле диеп,

күп җирләрне үттем мин танып –

яу кырында калган әтиемне

истә тоттым сиңа сокланып.

Үз балаңдай мине күрмәсәң дә,

читләтмәдең күңлең күгендә:

тәбрикләдең тәүге шигырымны,

кабул итче инде бүген дә?

Ак чәчкәләр салам кабереңә...

Таулар ватып,

бозлар эретеп,

үзем гургә кереп ятыр идем,

әгәр булса сине терелтеп ...

Фатыйхаңны

кат - кат кабатлыйм мин,

йөрәгемдә сүзең ятсада, -

язмышлардан узмыш юк икән шул,

кыр казлары кире кайтса да!

Йолдызларның

озын кош юлында

син борчылма,

безне кызганып, -

җирдә калган синнән

кырык эшне

без утәрбез,

җиңннәр сызганып.

Октябрь, 2005 ел.