Последние новости

Вход для пользователей

БАССР - ның 100 еллыгына багышлап

 

 Башкортостанга Ленин нинди зарар   эшләгән?  

                           (БАССР - ның 100 еллыгына багышлап

     Ничә тапкыр инде Русияда халыкка hәм Совет хакимиятена каршы гауга күтәрелә? Кем генә "Ленинны мавзолейдан алыгыз", дип, әтәч булып кычкырмады? Шул әтәчләр арасында: Собчак, Матвиенко, яртылаш японка Хакамада, сатлык җан Горбачев hәм узурпатор Ельцин...

     Хәзер инде Путин да шул сафка басты. Халык юкка гына:  "туйган эт хуҗасына ташлана"- дип әйтмәгән...

  

   Ә бит аларның барысын да: Собчакны да, Матвиенконы да, сатлык җан Горбачевны да, алкаш Ельцинны да Ленин төзегән Совет хөкүмәте ашатып - үстереп,   нинди генә   югары хезмәт вазыйфаларын кулларына тоттырган...

   Шуңа күрә минем сорауым ифрат, чиксез гаҗәпләнүдән: "Нинди яманлык, нинди зарар эшләгән соң Ленин башкорт халкына?".Нишләп югарыда телгә алган "әтәчләр" арасына БСТ журналистлары да кереп, шул хакта махсус рәвештә тапшырулар алып бара?

   Ә бит башкортларның үз дәүләтен оештыру турындагы документта (үзара килешу договорында) Ленинның кул тамгасы тора?!

   Ә бит халыкны кырган егерменче ачлык елларда Ленин кушуынча Башкортстанга, башкорт халкына Мәскәүдән ярдәм килә. Ленин ярдәм итә!

   Канлы Николай түгел, Дутов белән Колчак түгел, башкорт халкына Мәскәу биргән алтынны урлап качкан сатлык җан - басмач Зәки Валиди түгел...

   Инде бүгенге көнгә килгәндә - Башкортстан хөкумәтенең башка кайгысы, проблемалары юк микән?

   Мең ярымнан артык мәктәпләр соңгы елларда ябылдылар, юк булдылар... Күпме укытучылар, тәрбиячеләр эшсез калдылар?

     Авылларда эш урыннары юк, басу кырлары тигәнәккә күмелде... Ә эш булмаса, мәктәп hәм шәфкать туташы булмаса - авыл улә, димәк, халык та кырыла...

   Менә шул проблемаларны хәл итәргә кирәк безгә.

   Иң мөhим мәсьәлә: буынны буын белән (поколенияларны) бер берсе белән сугыштырмаска, татулыкны сакларга!

   Менә шул хакта   уйлау - безнең бурычыбыз!

   Ә тарихка ревизия ясауны туктатырга! Чөнки соңгы елларда, күзгә күз карап әйтеп торасы да юк, "тарихны яндыручулар камыр кебек әчеп - күпереп чыгалар".

     Тарихны hәм илебезне тар - мар итсәк, киләчәк буыннарга, балаларыбызга, оныкларыбызга нәрсә калдырырбыз?!

   Менә шуның турында уйлыйк, җәмагать?

   Шуның турында кайгылы көннәремдә язган шигырь...

                               АВЫЛДА БӘХӘС БАРА...

Карап торам туган якка, -

уйланып, хәйран калып:

нәрсә булган авылыма -

аптыраган бар халык?

Ике мөртәт түргә менгән -

хуҗалар, имеш, алар,

күршеләргә ялган сүзләр

ук урынына аталар.

Өченчесе, эшкинмәгән,

мин галим, дип, мактана,

үзе, әйтим, "итсез -сөтсез" -

хас безнең кысыр тана...

Көне - төне,

ярсып - артып,

авылда бәхәс бара:

оча сүзләр, уклар сымак,

туктатырга юк чара.

Ә сәбәбе нәрсәдә соң?

Аңлысы вә тилесе

тартып - йолкып бүлешәләр

"үлгән буре" тиресен.

Ялкыттылар җәмәгатьне,

валлахи, бу "түрәләр",

әммә hаман, улап - дулап,

эт урына өрәләр...

    Ә Ленин - бөтен дөнья шәхесе - яткан мавзолейндә  тик кенә ятсын, ул миңа да, сезгә дә бер нинди зыян китерми.

                Мадриль Гафуров,

                фәлсәфә фәннәре кандидаты,

                КПРФның Башкортстан рескомы агъзасы.

Добавить комментарий

Код нашего баннера

<a href="http://www.kprf102.ru/" target="_blank"><img src="http://www.kprf102.ru/images/kprf.jpg" alt="Башкирское отделение политической партии КПРФ" title="Башкирское отделение политической партии КПРФ" height="100" width="228"></a>

ВидеоКанал