Уважаемые товарищи! Теперь на нашем сайте в разделе "ДЕПУТАТ"-"задать вопрос", вы можете оставить своё обращение депутатам ГД РФ,ГС-Курултая РБ,Городского Совета г.Уфа.

Последние новости

Вход для пользователей


Новости

Стихи и поэма Мадриля Гафурова

                      ҖАН ТАРТМАСА ДА КАН ТАРТА...

   Мәктәптә урысча укып, ярты гасырдан артык, төгөлрәгә- 65 ел, матбугатта, әдәбиятта hәм шигриятта мин урыс телендә эшләдем. Әммә сонгы елларда әсәрләремне туган телемдә дә бастырырга тырышам...

   Гомер буе урысча язганымны белгән таныш -белешләрем: "Татарча әсәрләрең урысчадан тәрҗемәмә?" - дип кызыксына. Юк, дусларым, тәрҗимә түгел. Бу сорауга җавап рәвешендә махсус шигырь дә яздым...

                                      

ХАЛКЫМА

Кичер мине,

кичер мине, халкым,

кайчаксине санга сукмадым,

тик карама, халкым, миңа салкын -

сиңа кайтты кире сукмагым.

Кошлар да бит,

авыр юллар үтеп,

тугаена кайта әйләнеп,

ә мин - әдәм,

мине әнкәм сөте

менгелеккә сиңа бәйләде.

Әмме телем булды урыс теле,

ул өйрәтте мине җырларга,

чын күңелдән аңа рәхмәт әйтәм,

hәм җыр белән үткән елларга.

Тормышымда, бәлки, уңмасам да,

тумышымнан, халкым, мин уңдым:

нинди генә телдә җырласам да -

җырларымның моңы син булдың!

   Әйе, "Җан тартмаса да кан тарта", диләр бит. Бабалардан калган әманәт hәм васыят, әнкәң сөте - әткәң уты аша тапшырылган милләт hәм туган тел барыбер үзенә тарта. Шуңа курә күңелемдә туган хисләремне, сагышларымны, картайган көннәремдә газиз халкыма туган телемдә җиткерергә тырышам...

                                                ҮЗЕМӘ

Ян, йөрәгем, дөрләп,

hич туктамый,

Күкрәп керсен җырга ялкының:

Янмый - көйми генә

Яшәп булмый,

Табып булмый

Сузнең алтынын.

Булды минем

Ялгыш баскан чагым,

Җилбәзәк чак,

Инде ул утте,

Тик анда да

Туган ил кочагы

Читләтмәде мине -

Үз итте.

Тормыш бит ул

Шома гына булмый,

Абынасың,

Хәтта ир булгач,

Әммә максат

Абынуда түгел -

Тора белү керәк

Егылгач.

         Яралы хәтер

Тугай буйлап, уйлар уйлап,

сагынып кайттым туган ягыма:

адым саен, колын сымак уйнап,

балачагым баса яныма...

...Куптән утте инде балачактар,

тик бу җирләр -

ят ил түгелләр,

әниемнең монда күпме яше

көче белән

бергә түгелгән.

Җырлар идем җырлар -

күңелем тула,

елар идем - оят еларга:

тау башыннан очкан сымак

чумам

әллә качан үткән елларга...

Шомлы еллар -

офык артларыннан

кем чыгара сезне каршыга?

Нинди генә каhәр сукан мине

йөрәгемдә яра ташырга?

Шыңшу диеп, зинhар, уйламагыз,

шыңшу түгел hич тә сүзләрем,

миндә генә түгел,

җир шарында

калдырды бит сугыш эзләрен.

Минә туган йортым турысында

тора шомырт,

ялгыз, моңаеп,

искә алып тормыш газапларын,

уйланадыр ул да, мөгаен...

Сагынып кайттым аның яннарына -

эти торган монда бер мәлне:

иркәләвен түгел, этиемнең

каешын да хәттә белмәдем...

Еллар аша көтәм, ул кайтыр, дип,

газапланып яки шатланып,

ә йөрәгем үксеп -үксеп тибә,

җанда яра -

бетми капланып.

         ГОМЕР ЮЛДАШЫМА

Юлда тудым,

бик күп юллар уздым,

гомер буе мин бит юламан...

Якшыларга hәрчак яхшы булдым,

әяманга булдым мин яман.

Үткән юлым -

түккән кайнар каным,

күрдем уңыш,

күpдем мин нужа,

күргән - үткәннәргә үпкәләмим,

килер көнемә дә мин хужа.

Ә син мине hаман аңламыйсың,

сүзләреңә сагыш шик элгән,

ә күзләрең -

утлы көпшә кебек -

йөрәгемә туры төбәлгән.

Бүген тагын мин юлларга чыгам,

тик борчылма, иркәм, hич юкка:

ургып - ургып таудан аккан елга

әйләнми ул юлда сазлыкка.

     ҮТЕНЕЧ

Мин яшәмим бу дөньда иркә,

тормыш юлын киң атлап узам,

болыт чыкса,

кояш итеп, иркәм,

күзләреңне синең кабызам.

Тик мин өзелеп сөйгән

шаян күзләр

аңлап бетми йөрәк тибешен...

Әйтме, бәгырем, кызып

салкын сузләр -

кояшта да йөрәк тиз өши...

       КЫЗЫМА

"Кем соң без?" - дип

балам сорау берде -

кайдан килә безнең тамырлар?" ...

Әйтелмәдем -

бәлки тарихчылар

минем өчен

җавап табырлар...

Ләкин беләм шуны, балакаем,

без килмешәк түгел

бу җирдә,

таш кыяда үскән

ялгыз каен -

тумаган бит ул да

тик җилдән...

Гасырлардан гасырларга күчеп,

Идел белен Урал буенда,

безнең нәсел каен кебек үскән,

туган җирнең җылы куенында.

Игенче дә булган,

сунарчы да,

дошман килсә - корал күтәргән,

михербанлык аңа

ярдәм иткән

тарих аша тугры утәргә.

Озын юллар кичкән,

авыр еллар -

еракларга киткән зур даны,

җәберләнгән кайчак,

хәтта изелгән дә,

тик сатмаган

исем - вөҗданын...

Мин дә, балам,

кар - бураннар аша

бөгелмичә алга атладым,

бабаларның олы әманәтен

йорәгемдә сиңа сакладым.

Тормыш көтү, балам,

уен түгел,

hәр эшеңне уйла кырык кат,

хәрбер сүзең

йорәгеңдә тусын-

шундый сиңа

миннән васыят.

Калмыйм, дисәң, җирдә

зая ятып,

сакла, балам,

hәрчак исеңдә:

безнең тамыр -

Гафуриләр заты,

тап төшермә боек исемгә.

       ҖИР

Кулларымны җиргә батырдым -

йөмшак, җылы язгы туфракка...

Җир тудырды бик күп батырны,

үги ана булды куркакка.

Җирдә тыуп,

җиргә күмеләбез,

гомер буе җирнең яме без,

тере чакта җирдә эзләребез,

җәсәд булгач - җирдә тенебез.

Кайда гынә китмәсәк тә җирдән,

Айга тигәндә түбәләр! -

әҗәл җитеп

хушлашканда ирләр

Айны түгел -

Җирне үбәләр.

    ИМӘН

       Мин тугач та әтием имән утырткан.

Үсте имән,

үтә сайланмады,

язын яфракларга төренде,

давыл,

яшен аны алалмады,

ул кояшка таба урелде ...

Еллар үтте,

исте җил каршыма,

ләкин мин бит

бөек ил улы,

шул имәндәй,

үрелеп кояшыма,

җиргә басып үстем -

ир булып.

Мин - нәкъ имән,

тамырларым җирдә -

мине дә бит

җирем яралткан ...

Ышанмасаң,

җирдән аерып кара!

Әйдә,

тартып кара -

hәр яктан!

АЛМА

Ишелеп - ишелеп үскән алмагачтан

алма төшә җиргә,

таң ярып,

дөп -дөп килә алма,

хәттә инде

дертләп киткән сыман җир шары.

Шуңа мәллә, йөрәк бик ашкына,

җир ярылып кебек тоела,

ләкин алма да бит

бик ешкына,

пешеп җитми,

кортлап коела.

Сабыйлар да,

яшел алма кебек,

аяк басмый,

усеп җитмичә,

тормышта да, дуслар, бигрәк кирәк:

өзелмәвең, пешеп җитмичә.

    ГОМЕР ТАУЛАРЫ

Кышкы бер кон, шулай,

чыктым ауга:

көн кояшлы,

җилсез,

кар шома ...

Куян кыуп барып мендем тауга,-

биеклекләр басты каршыма.

Тормыш, тормыш,

син дә таулар кебек,

оч - кырыең күргән юк әле -

гомер буе сиңа күтәреләм,

еллар арты еллар югары ...

     ТӘҮГЕ КАР

Табигатьнең шигъри мизгелләре:

ап- ак кына тәуге кар ява,

ә кукрәктә янгын чыккан кебек,

дөрли - дөрли генә ул яна.

Оча да кар җәелеп күкне каплап,

сүлпән генә җиргә юл ала,

төшә дә ул җиргә бер мизгелдә,

күз алдыннан эреп югала ...

...Күз алдыма килде егет чагым -

син янымда hаман бар сыман:

яшьлегемдә, иркәм, торып калдың,

тәүге яуган кар сыман...

     ххх

Мактадылар мине,

мактадылар,

ә азактан ... нахак яктылар,

агачларга яткан сырлар сыман,

маңгаема еллар яттылар.

Чамаларны кайчак югалтамын,

ташласалар мине күп мактап -

аргамак та шулай,

бер абына,

атлаганда такыр сукмактан ...

   ХЫЯНӘТ

Кинәт миңа авыр яла яктылар:

күпләр миңә ишекләрен яптылар,

күрмәмешкә салыштылар урамда -

калдым ялгыз,

адашкандой урманда ...

Ә береүләр,

авыз җырып, шатланды:

имеш, теге, берде, ходай,

капланды...

Газапландым,

хәсрәткә мин табындым,

кырык кат сүнеп,

кырык тапкыр кабындым,

донья миңа каршы диеп

уйладым,

өйдән - өйгә

оран салган гайбәткә...

Ышанмадым -

омтылдым мин әйбәткә:

булмый, дидем,

тормыш хәрчак бал да май,

мин дә түгел

урамдагы бер малай...

Күтердем мин

күзләремне кояшка,

җавам бирде кояш минем карашка,

тәбрикләдем,

елмаеп мин яшь айны -

ай да миңа шаянгына елмайды, -

димәк, минем

элеккечә саф чагым -

бөтен донья ача миңа кочагын,

чөнки, мин бит

егылмадым ул чакта,

ә абындым,

тик абындым нахакка...

Әммә калды йөрәгемдә яралар:

ераклашты

күпләр белән аралар.

        АГЫЙДЕЛ ЯРЫНДА

             Мостай Карим истәлегенә

Агыйделдә сары яфрак ага,

азан укый мәзин мәчеттә,

кояш балкый,

тормыш дәвам итә,

тик син генә бездән бик читтә...

Ак чәчкәләр салам кабереңә,

җаным сыкрый,

әрнеп,

ярадан,-

булсан да син ике аршын җирдә -

ике донья безнең арада.

Мостай абый,

соңгы окопыңнан

чыгылмыйсың инде син тороп,-

кырык эшең җирдә ятим калды,

кыр казлары сыман кангырып.

Иҗатыңда безгә гыйбрәт булдың,

барлык кыйтгаларда алдың дан -

тик нигә соң, Остаз,

пышылдашып,

ялагайлар йөрде артыңнан?

Үзең мәллә булдың син сәбәбче,

күрсәтсәң дә үрнәк hәр эштә?

Ялгыша шул кайчак адәм заты,

ялгышмый тик, бәлкем, фәрештә...

Синсез инде тормыш дәвам итә,

бер - бер артлы коннәр чабалар,

ләкин hаман елан телле сүзләр

дәрәҗәңне синең чагалар.

Хыянәтнең "тәмен" мин дә белдем,

шәрә яттым сыман ут - кузга,

сине уйлап,

хакыйкатьне саклап,

ләгнәт укыйм явыз аузга ...

Аңлы адәм

аңнар сагышымны,

ләгънәтемә минем хакым бар,

син китсәң дә,

аур минутларда

таянырга минем халкым бар.

Туган илем -

Мостай иле диеп,

куп җирләрне үттем мин танып -

яу кырында калган әтиемне

истә тоттым сиңа сокланып.

Үз баландай мине күрмәсәң дә,

читләтмәдең күңлең күгендә:

тәбрикләдең тәүге шигырымны,

кабул итче инде бүген дә?

Ак чечкәләр салам кабереңә ...

Таулар ватып,

бозлар эретеп,

узем гургә кереп ятыр идем,

әгәр булса сине терелтеп ...

Фатыйхаңны

как - кат кабатлым мин,

йөрәгемдә сүзең ятсада:

язмышлардан узмыш юк икән шул,

кыр казлары кире кайтса да!

Йөлдызларның

озын кош юлында

син борчылма,

безне кызганып:

синнән калган җирдә кырык эшне

без утәрбез,

җиңнәр сызганып

                                   Уфа, октябрь, 2005 ел.

     ХЫЯЛ

Ир бәхете - ул бит ил бәхете...

Ялан тәпи баскан туфрагың,

каныңа сеңгән шәрбәт -

әнкән сөте -

алардан пакъ

нәрсә бар тагын?

Эммә кеше инде ничә гасыр

йөлдызларга ера сукмаклар,

әйтерсең дә,

аны кемдер куа,

әйтерсең дә,

аңа җире тар ...

Куу тугел -

киресенчә, халык

уйламасын өчен ул хакта,

күпмеләрне, тере көе салып,

яндырганнар хәттә учакта.

Дөресе бар сүзнең -

ялганы бар,

төрле максат сүзгә сыядыр ...

Ләкин, кайчан хыял янганы бар?

Үлгәне бар кайчан хыялның?

Тотып булмый биктә кош -канатны,

хыялланган кеше очырга:

бабаларның олы әманәте -

кучте хыял чорлардан чорга.

Кучте хыял,

усте, канатланды,

безнең илнең батыр уллары

җихан буйларына

киң атлады
ә үзлере - кеше ни бары...

Мин дә кеше,

ярсып таң атканда

йөрәгемде хыял тоямын, -

тик нигә соң,

нигә,

кич ятканда

хыялымны үзем тыямын?..

ҖАНЫҢ БУЛСЫН ОҖМАХТА...

         Дусым - шагыр Марис Назировның

         якты истәлегенә

Син яшәдең, Марис, акны

аера белеп карадан,

сөеп туймый туган якны,

китең безнең арадан.

авыру кичеп, тормош тәмен

йөрәгең типте мактап,

күмелсә дә җиргә тәнең -

җаның булыр оҗмахта.

Ә ят кунак, күкне каплап,

безгә дә килер берчак...

Яшик, дуслар, тугры атлап,

үткәнгә сипми борчак.

     САГЫНУ

Таңнар ата,

кошлар сайрый

Агыйделнең буенда...

Узды яшьлек,

килә картлык

ә син hаман уемда.

Чыкмый истән бергә таңнар

каршылаган чакларым,

таң атканда сине көтә

сагынган кочакларым.

Таңнар ата,

кояш нуры

таулар буйлап тарала,

озак еллар,

озын юллар

ята безнең арада.

Җәйге ямьле табыннарда

сиңа багышлап җырлым

үткән яшьлегем турында,

ә йөрәк үксеп елый.

Нигә тормыш кешеләргә

бирә икән газаплар?

Нигә кирәк безгә сөю -

үкенгәчтән азактан?

Урал тауы буйларында

яңы матур таң ата, -

тәүге яшьлек мәхәббәтем

"җырлата да елата".

ЙӨРЕГЕМДӘ - ЗАМАН СУЛЫШЫ

         Дөнья мине шушы яшькә чаклы

           иркәләде яхры чамасыз.

                                         Мостай Кәрим.

Тормыш мине артык иркәләми

(мин узем дә яшәмим ипле),

уңышларым өчен макталсам да,

ялгышканда булдым гаепле.

Язмышыма ләкин бер качан да

белдермәдем кара үпкәне,

шуңа ахры сизмичә дә калдым

яшлегемнең инде үткәнен.

Язгы сулар кебек үтте яшлек,

(кире кайтмас инде тагында),

ә бит күпләр югалышып бетте,

чуп - чар сыман язгы агымда.

Үпкәләмим, тормыш,

үпкәләмим,

үрмәләмим, шыңшып, сыныңа,

бүгелмичә

җил - даулар үттем,

ә бит корыч шулай чыныга.

Мавыкмадым җиңел кәсеп эзләп,

дус итмәдем хич тә куштанны,

авыр йөкләр иңләп җилкәләргә,

үтедем мин Ватан кушканны.

Булмаса бәхам бик югары,

яшәмимен җирдә шуышып,

кулларымда гайрәт уйнап тора,

йөрәгемдә - заман сулышы!

   СИНЕ МАКТЫЙМ, МИЛЛӘТЕМ

       Марсель абыем истәлегенә

Шомлы уйлар башка керә,

туалар, мәлле, яздан?

Сексән яшне инде уздым-

купме яшәргә язган?

Тик син, картлык, бик ашкынма,

сундермә әле шәмне, -

мин килгәнмен бу доньяга

мактар очен яшәуне!

hәр көн иртән тәрәзәмне

ачып куям кояшка,

хатлар язам дусларыма,

чакырып изге ашка.

Уйнап, җырлап, күңел ачып,

үткәрәбез кичләрне...

Эх, дусларым, сиздән башка,

ялгыз калсам, нишләрмен?

Ә язмышны алдап булмый,

юлларга куйсаңда сак,

бер - бер артлы туганнарны

алып китә ят кунак.

Килер бер көн, ишегемне

шакыр убырлы карчык,

тик мин тормам бусагада

карчыкка ишек апчып.

Әзме - күпме көтсен әле

оҗмахта вә тамукта,

утәлмәгән вәгъдәләр күп,

ашыкмым әле юкка.

Гашыйкларга шигыр язып,

матурлап тормыш рәтен,

мин яшимен бу донья                                                            

сине мактап, милләтем.

 "АВЫЛДА БӘХӘС БАРА" ...

       (Күренеш)

Карап торам туган якка,

уйланып, hайран калып:

нәрсә булган авылыма -

аптыраган бар халык?

Ике мөртәт түргә менгән -

хуҗалар, имеш, алар,

күршеләргә ялган сүзләр

ук урына аталар.

Өченчесе, эшкилмәгән,

мин галим, дип, мактана,

үзе, әйтим,

"итсез - сөтсез" -

хас безнең кысыр тана...

Көне - төне, ярсып - артып,

`авылда бәхәс бара:

оча сүзләр уклар сымак,

туктарга юк чара.

Ә сәбәбе нәрсәдә соң?

Аңлысы вә тилесе

тартып - йөлкып бүлешәләр

үлгән бүре тиресен.

Ялкыттылар җәмагәтне,

валлахи, бу түрәләр,

әммә hаман, улап - дулап,

эт урына өрәләр ...

   КАРГАЛАР

Кала өстен карангылап,

өерелә каргалар,

карты - яше, ауз ачып,

шуңа хәйран калганнар.

Мин дә кара каргаларга,

төшереп дәрәҗәмне,

шак катып карап торамын,

шыр ачып тәрәзәмне.

Ә каргалар, кангылдашып,

ду киләләр хавада...

Курше сорый:

- Берәр нәрсә

булды мәллә калада?

Җавап бирдем:

- Юкка - бушка

күтәргәнче "зилзилә",

тәмле сөенче әзерлә -

күрәсең бит, яз килә!

БӨЕК БОЛГАР ҖИРЕНДӘ

Ничәнче кат инде сиңа киләм,

Болгар җире, сине күрергә,

килгән саен, табып җаен,

күтәреләм сыман мин үргә.

Шәхри Болгар,

Бөек Болгар,

син халкымның төяге,

ярларыңа басу белән

ярсып тибә йөрәгем.

Мәшхүр Тукай язган:

мондадыр, дип,

безнең бабаларның түрләре -

мин дә, күңел асылымны әзләп,

шул түрләргә җырлап үрләдем.

Шәхри Болгар,

тәңрем Болгар,

динебезнең бишеге,

сиңа киләм - ачыр өчен

гасырларның ишеген.

Юллар урап,

ак бәхетләр юрап,

дога кылам әнкәм - әткәмә,

газиз милләтемне зурлап,

җирлап,

тиңлим сине изге Мәккәгә!

Шәхри Болгар,

сихры Болгар,

син - халкымның моңнары, -

каклый алмас,

каплый алмас

сине Тарих комнары.

Илебезде бүген олы бәйрәм,

дуслар килгән барлык кыйтгадан -

милләтемне зүрлау майданында

алдан атлый, Болгар, синең дан.

Азат Болгар,

мәңге Болгар,

даның күчте Казанга, -

үлмәс татар,

чәчәк атар -

маяк булып заманга.

        САБАНТУЙ

   (Күрше авыл кызына)

Озак еллар,

озон юллар үтсәмдә мин

сокланамын hаман гомергә -

гыйшык ялкынында дөрләп янам,

әйләнгәнче кара күмергә.

Бик сагынып кайттым туган якка -

шаулап - гөрләп үтте сабантуй,

шуңа мәлле йөрәк ярсып тибә,

күңелемне өтә шомло уй?

Сулар кереп,

елга буйларында

кояш нурларында кызынам,

сагыш катыш

кичен шигырь язам

күрше авыл татар кызына ...

... Ник очрадың миңә син юлымда -

бүләк яки яза Ходайдан?

Көнем синсез хатта айдан озон,

ә төннерем - айсыз буш майдан.

Ялгызгына чыгам тугайларга -

яфракларын койган тирәк мин,

йөрәгемне йөлкоп сиңә бирер идем,

тик йөрәксез кемгә кирәк мин?

Хәр кешегә ходай юлын бульган:

хатын - кызга,

хәм егет - иргә,

кайчак юллар читкә тайпыналар,

тик кайтымылар хичтә кирегә.

Синең юлың, бәлки, пак түгелдер,

миндә үттем юллар газабын,

ә шулай да алга туры атлыйк,

белмәсәктә гомер азагын ...

Үткән гомер гуя сунгән күмер,

тәбигатнең бар бит үз рәте -

әйдә, иркәм, бергә тәмләп карыйк,

соң булса да, тормыш ләззәтен.

Болот чыгып,

хатта боз яусада,

кайгы - хәсрәтләрне читкә куй, -

җырлап - биеп яшәп калык әле,

тормыш бит ул - үзе сабантуй.

     САК БЕЛӘН СУК

         ( Яшлек дустыма)

Ак болотлар агылалар

аккош сыман күк буйлап,

болотларга кул болгыймын,

синең турыңда уйлап.

Сак - Сук сыман аерылдык -

каушырга инде соң,

ялгызлыкка түзә алмым ,

ә син ничек чыдайсың?

Хич чыкмыйсың исләремнән,

төшләремә керәсең,

белсәң икән болотларның

сәламем җиткерәсен.

Агылалар ак болотлар,

ерак безнең аралар,

болыт сыман, бер бер артлы

көннәр үтеп баралар.

Агылалар ак болытлар,

бер түбәнләп, бер үрләп,

утка төшкән күбәләктәй -

яна йөрәгем гөрләп.

Гөмер уза: синән башка

йоком юк, тәмсез ашым...

Кайда барып, нәрсә күрер

тузганактай чал башым?

 ЯШЬ, ДИЛӘР, БИТ ...

Яшь, диләр бит,

илла яшь диләр бит,

мыегы да, имешь чыкмаган,

ә йөрекне -

бердә белмиләр бит,

нинди генә бәлә чакмаган...

Нинди каза, нинди газап аша,

картаймаска яшьлек чыныкты -

без үсмәдек ит- май гына ашап,

уртаклаштык каты сыныкны...

Хуҗа булып өйдә тороп калдык,

зурлар киткәч дошман кырына -

без китапсыз яшьтән акыл алдык

хәм өйрәндек тормыш корырга ...

Теймәсә дә йөзгә картлык кулы,

сугыш елы - берсе тиң уңга...

Миннән әти бер буынга олы,

мин баламнан - ике буынга.

     АЙ

Кавыштылар,

салып кулга кулны,

байлык юклыгына кайгырмый -

икесенә бергә бирнә булды

лимон кисәгедәй

яңы ай.

Хәзер инде хатын яшрен генә елый,

ир дә йөри көннән - көн боек:

өстел тулы өйдә бал да май,

әммә инде йөртның   ае юк...

          УПКӘЛӘМӘ

Яратам дип сиңә йыш әйтмәдем,

күп көннәрне сине убмәдем,

тик саклама, бәгрем, йөрәгеңдә

йылан теле кара упкәне.

Шомло уйлар белән күңелеңә

юл тапмасын көнче күбәләк:

яратыу ул - тик убешәу түгел -

ятларны да бик йыш убәләр.

       КӨЗ

Кара җиргә алтын нурын сибеп

каеннардан яфрак койла,

ә күземә бер - бер артлы көннәр

көйелалар кебек тойела..

Кышка ерак әле, иркәм,

кышка ерак,

урам буйлап атлый көз генә,

тик нигә соң

көннән көн йышырак

төшә синең кузең көзгегә ...

     ЮЛЛАР

Юллар, юллар ...

Купме кеше утә

тапап сезне алгы көннәргә?

Матур да сез,

такыр да сез - әммә

мин теләмим сезгә күнергә...

Кем дер салган,

бәлкем, ялгыш юлдан

барып булмый алга,

ярамый, -

ургып аккан

тау шишмәсе кебек,

уз юлымны узем ярам мин.

Тормыш катлы,

ә киләчәк шомло,

таулар утәм,

кояш ябынып,

тик сорыймын язмышымнан шуны -

йыгылмаска иртә,

абынып.

       Ләйсән яңгыр яуганда...

   "Җырларымны укып, кемдер үзе,

     бәлки, миңа җырлар багышлар..."

                               (Яшь шагыйрә сүзләре).

"Кемдер миңа җырлар багышлар" дип,

кем турында, иркәм, уйладың,

белеп мәллә гомер агышларын,

исемнәрен аның куймадың?

Уйлап түгел, бәлки уйнап кына,

чиштең мәллә тыйнак уеңны?

Кем өчен соң күңелеңне сынап,

саклыйсың син җылы куеныңны?

Шыбыр - шыбыр ләйсән яңгыр ява,

күңелемдә шомлы сагышлар,

соравыңа төпле җавап тапмый,

шигырь язам сиңа багышлап.

Исәрләндем мәллә, исердемме -

үпкәләмә, зинhар, сүземә:

гашык булдым тәүдә исемеңә,

күзем төште соңрак үзеңә.

Төн йокламый сиңа җавап язам -

әллә хурлык, әллә биеклек -

ялгыз яшәү үзе каты җәза,

җәзаланмы ярсыз, сөеклем.

Озын юлда, беләм, дус - иш кирәк,

тормыш көтү авыр терәксез,

кирәк булса - ал син йөрәгемне,

тик йөрәксез мин бит кирәксез ...

Сүзләремне әгәр авыр тапсаң,

син хаклысың хөкем итергә,

саубуллашып, сиңа шигырҗ язам,

тик хәлем юк читкә китергә...

Син ашыкма мине гаепләргә,

укы "акны аерып карадан":

үткән еллар, биек киртә сымак,

тезелгәннәр безнең арада.

   ТАҢ АТКАНДА ТУГАН ШИГЫРЬ

Сандугачлар ияләшкән

бакчадагы куакка, -

төне буе ду киләләр,

тынгы бирми колакка.

Сихры моңнардан исереп,

ача бичә кочагын,

куенына ярсып чумам,

искә алып яшь чагын.

Ничек таңнар каршыладык,

убешеп тә куышып,

аулак мунча булды безгә

тәүге ләззәт куышы.

Әлсерәшеп куеннарда

кайда инде йөкларга -

хәтта сандугач моңы да

кермәде колакларга ...

Их, дуамал, исәр яшьлек -

качты офык артына!

Ятма, карчык, ялкауланып,

чәй әзерлә картыңа.

                   КОЯШ УЛЫ

                       Поэма

         40 ел Увары аулы балаларын укыткан

             газиз Мөхәммәт абыем истәлегенә

Кайтып киләм Уварыма -

тарта туган якларым:

йөгерә - атлап,

таулар аша

ашыга аякларым ...

Сорасалар дуслар меннән:

- Нәрсә ул, дип, Увары? -

җавап бирәм:

авыл бары,

ләкин Айдан угары!

Иң кадерле миңа урын -

булмаса да "башкала",

шуңа күрә читтә торсын

Мәскәве hәм башкалар...

Кайтып киләм авылыма

гомер дигән ерактан,

дөмекмиме машинасы -

ташлап киттем Моракта...

Атым да юr,

хатын да юк -

йегерәм ялан аяк,

җилкәдә иске чабата,

кулымда кәкре таяк.

Тугай буйлап,

уйлар уйлап,

кайтам туган ягыма,

бала чагым баса уйнап

колын булып яныма.

Адым саен күз алдыма

килә үткән - күргәнем:

җирен түгел - тузанын да

сагынган җаным - тәнем.

Ә йөрәгем биккә капкан

кошсык сыман талпына,

үксеп- үксеп,

рәхмәт укыйм

җиремә hәм халкыма.

Минә биек тау янында

исемсез елга ага,

шушы елганың ярында

мин килгәнмен дөньяга.

Әни белән әти мине

чәчкәләргә төргәннәр,

"Мадриль" - ягни "кояш улы"

дигән исем биргәннәр.

Юраганнар миңә бәхет,

шатланып hәм җырлашып -

шуннан бирле баш өстемдә

сүнми минем кояшым.

Әммә булды төрле чагым,

чак калдым очмый ярдан,

дошманнарым китте чагып,

дусларым итте ярдәм.

Әчесе дә, төчесе дә

төште минем башыма -

бирешмәдем,

ирешмәдем,

үрелдем кояшыма.

Йөремәдем ансат юлдан,

баер өчен ашыгып,

үтәп Ватаным кушканны,

авыр йөкләр ташыдым...

Хәзер инде,

арып - талып,

кайтам туган ягыма,

суларыма, тауларыма,

туганнарым янына.

Әкрен генә су буеннан

ишетелә "Элмәлек", -

эх, туган җир, синән башка

бу дөньяның яме юк.

Туган ягым - газиз җирем,

әйтергә сүзем җитми:

сөйдерә дә,

көйдерә дә,

елатса да - рәнҗетми.

Уйламагыз, мактана дип,

ялган түгел сүзем - чын:

ифрат ямьле туган ягым,

исемә дә Күгәрчен.

Беләм, аңлыйм,

хәрбер кеше

ярата туган ягын:

кемгә - Илеш,

кемгә - Чишмә,

миңа - Күгәрчен якын.

Ә Уварым Кугәрченнең

матурлап торган нуры,

эзләсәң дә - табалмассың

син бүтән андый урын.

Яшел урман,

биек таулар -

барысы да бездә бар:

җәй кичләре - сандугачлар,

кышлар килсә - ап-пак кар.

Хаваларда - хуш исләре,

сыу - балы шифалы,

кызлар - чибәр,

егетләр шәп,

абзардар тулы малы.

Тормыш уза,

картлар китә,

яшь буыннар туалар,

булмаса да эшкуарлар,

төпле яши уварлар...

... Уйлар уйлап,

соңлап уттем

Сатлык авылын узып,

шунда яши Бибисара -

тәүге әп иткән кызым.

Хәзер инде Биби - әби,

миндә атлым җитмешкә,

хәттә оныклар да җиткен

безне тилерткән яшькә.

Эх, дуамал, сихри чаклар,

калды еракта әрәм, -

белми шул яшьлек кадерен,

гомер кичмичә,

Адәм...

Яндырып сүнгән күмерне,

еллар чылбырын сүтеп,

ике тапкыр бер гомерне

булмый шул, дуслар, үтеп.

Шуңа күрә,

тәү мәхәббәт

кертсә дә газапларга,

язган безгә аның хисен

гомер буе сакларга...

... Оялаган ике беркет

"Кыз ташланган" кыяда -

авыз ачып,

азык көтә

ялгыз бала ояда.

Тиздән аны биек күккә

күтәрер канатлары,

миндә шулай,

канат җәеп,

киң дөньяга атладым.

Тик беркет тә җиңел кичми

күкнең зәнгәр даласын, -

шуңа мәллә береү генә

була беркет баласы?

Ә каргалар,

өерем - өерем,

галем буйларын баскан -,

и, кояшым, ярдәм итче

кара карга булмаска?

Бара торгач, килеп чыктым

җиләк җыйган яланга, -

туган җир ул уртак була

яхшыга вә яманга.

Яманнарны искә алмыйк -

алар безгә кирәкми,

бер корыган ботак өчен

кисмиләр бит тирәкне...

Әммә ялгыш,

йә алданып,

сата курмик без данны,

акны карадан аерып,

саклый белик вөҗданны.

...Олы Иек ар ягында -

күрше авыл Морадым,

Морадымнан Уварыма,

әйткәндәй, тик бер адым.

Йөгерә - атлым,

йөрәк түзми -

әкрен кыскара ара...

Менә күренде томаннан

мәктәб башы - манара.

Манараны күрү белән

китте күңелем тулып, -

ул бит минем абыема

тора истәлек булып.

Кайчандыр мәктәп йортында,

әйтәләр, мәчет булган,

ә мәктәптә ярты гасыр

бөтә Увар укыган.

Вакыт үтә, ә мәктәптә

укый үсмер балалар,

бабалары кебек алар

анда белем алалар.

Ә манара hаман тора,

берешми җил - давылга,

конен - төнен, маяк сыман,

нурын чәчә авылга.

Уттан - судан hәм дошманнан

саклаган остаз аны,

курыкмаган " аҗдахадан"

укытучиның даны.

Онытмыйк үткән - киткәнне

ләкин саклыйк без барны:

абыем юк, а манара

ямьләп тора Уварны...

...Ике халык бездә яши

туганнар кебек күптән,

"Кем берде дип ул бәхетне?" -

сорагыз, дуслар, куктән.

Ике авыл арасында

тезләнеп дога кылам:

имен булсын алгы көндә

туган җирем hәм балам.

Имин булсын карты - яше,

яшәсен чукеч -урак,

җил - давыллар,

утлы - яшен

үтсеннәр безне урап.

Сүрелмәсен иртә күзем,

катмасыннар колаклар -

барып җитсен сезгә сүзем,

уварлар вә мораклар.

Язганнымны, туганнарым,

кабул итеп, укыгыз,

кунак көтеп,

йөртыгызда

ялтырасын утыгыз.

Әгәр инде күрәлмәсәм

якташларның барысын,

шушы догам бүләк булсын,

так соңгысы булмасын!

Беләм,

көтә балаларын

эниләр вә әтиләр,

читән аша юлга карап,

тик серләрен әйтмиләр...

Ни әйтергә?

Ныклап тота

яшьләрне бит калалар.

Ләкин беләм,

кайтыр бер көн

калалардан балалар,

минем сыман,

йөгерә - атлап,

булмасалар җилкуар,

туган яктан кадерлерәк

нәрсә җирдә тагын бар?

Дога кылам,

күккә таба

күтәреп күзләремне,

ләкин күккә түгел -

җиргә

багышлым сүзләремне.

Бармы - юкмы,

кем белсен соң,

алласы вә шайтаны:

юк бит әле киткәннәрнең

кире атлам кайтканы.

Алла булса

үскән чакта

йөремәс идем мин ач,

ялгышсам - гафу сорармын,

алла алдына баскач...

... Бергә күргән ике авыл

яхшысын - яманын да,

бергә үтә сабантуйлар

"кораер" яланында.

Көзләр җитсә - килен төшә,

туйлар уйный безнең як,

ике авыл гөрләп тора -

эх, түзсен генә аяк ...

Тыпырдата аякларны

кымыз белән әче бал,

чыккансың икән мәйданга,

белмәсәң дә,

биеп ал.

Ә авылны буйлап,

җирлап,

гармун тарта егетләр,

туган җирнең моңын тыңлап,

өрмиләр хәтта этләр.

"Өздер гармун,

сызгырт курай -

бетмәс тормыш газабы,

исән чакта

биек, җырлык -

шайтан белсен азагын ...".

"Арттырасың" - диләр дуслар,

бардыр инде әзерәк:

ни эшлим соң -

туган җирне

матурлап күрә йөрәк!

Мин бит шунда туып - устем,

яшьтән чабата үрдем,

агулы башаклар ашап,

халкым күргенне күрдем.

Мин теләмим ул елларның

кара төсен акларга,

ләкин бирсен тормыш миңа

яшьлегемне сакларга.

Булсын истә аулак өйдәр,

танга тиклем уеннар,

очрашулар,

хушлашулар,

тәуге җилы куеннар.

Берсен Ходай яшьтәшләргә

озын - озак гомерләр,

ашыкмыйк,

әҗел килгәч тә,

калдырмаслар - күмерләр.

Булмасамда hәрчак алда

чабышканда атларда,

тәуфыйк белән акыл алдым

мин иманлы картлардам.

Барысында,

санамыйча

бирде миңа Уварым,

шуңа күрә аңа кайтам,

озын юллардан арып.

Күпне үттем,

күпне күрдем -

Җир шарын чыктым урап,

инде уземне авылда

"аксакал" диләр, зурлап...

Атлап киләм урам буйлап,

каршы ала Уварым -

йорта иркәм,

җырлар җырлап,

йөри атын тугарып.

Капка төбенә күршеләр,

мине көтеп, җыелган.

алар белән яшьлек дусым,

рәхмәт, имин быелга ...

...Өч тау саклый авылымны,

төшерми хәтта кырау:

берсе Корыч,

берсе Кылыч,

өченчесе - Каен тау.

Каеннарның ак башларын

сындырган үткән давыл,

Каен тауга якташларны

алып бара соңгы юл.

Шунда ята туганарым,

юл юк кире кайтырга,

әҗәл җиткәч,

насыйп булсын,

яннарында ятырга.

Тауга карап, искә алам

узган - тузган елларны:

үтелмәгән вәгъдәләр күп...

Кем соң үтәр аларны?

Күз алдымда яше - карты,

яшәсәк тә ачлы - тук,

ярсып чаба гомер аты -

туктарга чара юк...

Комментарии   

#7 Kiera 04.12.2018 06:14
hello!,I really like your writing very a lot!
share we keep up a correspondence extra about your post on AOL?
I require an expert in this space to unravel my problem.
Maybe that is you! Taking a look forward to look you.

my blog post ... bao duong dieu hoa
tai nha: http://chuyendieuhoa.com/bao-duong-dieu-hoa-210.html
Цитировать
#6 Kiera 29.11.2018 09:34
I do agree with all the concepts you've presented in your post.
They're really convincing and can certainly work.
Nonetheless, the posts are too brief for beginners.
May you please lengthen them a little from next time? Thanks
for the post.

My weblog :: sửa chữa điều hòa
giá rẻ: http://chuyendieuhoa.com/sua-dieu-hoa-1.html
Цитировать
#5 Hiram 28.11.2018 09:56
What's up colleagues, how is everything, and what
you want to say about this article, in my view its in fact amazing in support of me.
#Bán_điều_hòa_cũ_An_Phúc
Điện lạnh An Phúc đã tham gia khóa học #seoconghuong dưới sự giảng dạy của Thầy #Hà_Tuấn_Khang
các từ khóa #bandieuhoacuan phuc #suadieuhoaanph uc #lapdieuhoaanhu c #baoduongdieuho aanphuc đã chuyển biến rõ rệt với
phương pháp #seoconghuong #trendy #Signal_buiding #user_is_king
Quý khách có nhu cầu #muadieuhoacu vui lòng liên hệ:
http://chuyendieuhoa.com/mua điều hòa cũ (http://chuyendieuhoa.com/bao-duong-dieu-hoa-210.html: http://chuyendieuhoa.com/bao-duong-dieu-hoa-210.html)-dieu-hoa-cu-209.html
https://www.facebook.com/anphucpro/
Цитировать
#4 Коммунист 27.11.2018 17:51
— ИЗЫДИ! ИМЕНЕМ ГОСПО...

— Молчать. — спокойно сказал Дьявол. — У тебя нет права прикрываться Им.

Священник выпучил глаза, по раскормленному лицу побежали крупные капли пота, рот беззвучно раскрывается, как у выброшенной на берег рыбы. Дьявол подошел почти в упор, служитель попятился, запнулся о рясу и повалился под алтарь.

— Ты сейчас, наверное, думаешь, зачем Я здесь? Почему меня не сжигает святой дух царящей в храме?

Дьявол сел рядом с священником на колени, заглянул в глаза.

— Да всё просто, аз есьм Люцифер. Я имею право входить на Небеса и там, обвинять Господа. Всё согласно Его воле. Никто не любить слушать подхалимов, постоянно. Так что нет на свете церкви куда бы я не смог войти, тем более...ха-ха-х а... Здесь далеко не святое место.
Цитировать
#3 Коммунист 27.11.2018 17:49
Дьявол вошёл в храм, огляделся, совершенно чужеродный среди золоченных фресок и икон в золоте и драгоценных камнях. Одет в строгий, чёрный костюм, на брюках видны аккуратные стрелки. Итальянские туфли выбивают из пола чистый звук, похожий на цоканье подков. С интересом, по — хозяйски оглядываясь, Дьявол идёт к алтарю.


Священник золотой рясе, по началу застыл, затем схватился за висящий на груди крест, больше похожий на золотую дубину. В тусклом свете на запястье служителя сверкнули массивные часы, дьявол улыбнулся, за такие можно купить не одну квартиру в Москве, да ещё на машину останется. Священник истово замололися, то и дело целуя крест и освящая Дьявола знамением.

Нечистый прошёл мимо лотка с свечами, покосился на ценники и табличку «Свечи, купленные вне храма, Богу не угодны!», громко засмеялся. Стены церкви мелко затряслись, точно бока испуганного пса.
Цитировать
#2 Leslie 22.11.2018 13:51
Appreciation to my father who informed me regarding this weblog, this website
is actually amazing. #Bán_sửa chữa điều hòa nhiệt độ: http://chuyendieuhoa.com/sua-dieu-hoa-1.html_hòa_cũ_An_Phúc
Điện lạnh An Phúc đã tham gia khóa học #seoconghuong dưới sự giảng dạy của
Thầy #Hà_Tuấn_Khang các từ khóa #bandieuhoacuan phuc #suadieuhoaanph uc #lapdieuhoaanhu c #baoduongdieuho aanphuc
đã chuyển biến rõ rệt với phương pháp #seoconghuong #trendy #Signal_buiding #user_is_king
Quý khách có nhu cầu #muadieuhoacu vui lòng liên hệ:
http://chuyendieuhoa.com/mua-dieu-hoa-cu-209.html
https://www.facebook.com/anphucpro/
Цитировать
#1 Ширин 19.11.2018 16:05
Урысча язмакчы булам
Ыргып чыккан хисләрне.
Тик яратмай урыс аты
Татар кызы җиккәнне.
Үз телең үз телең инде,
Онытсаң да онтылмый.
Грамотаң каты-коты
Гына булса да тыңлый.
Иркәләп, көйләп, үгетләп,
Тезәмен сүзне сүзгә.
Туган телемнең байлыгын
Сөенеп ачам көн дә.
Цитировать

Добавить комментарий

Код нашего баннера

<a href="http://www.kprf102.ru/" target="_blank"><img src="http://www.kprf102.ru/images/kprf.jpg" alt="Башкирское отделение политической партии КПРФ" title="Башкирское отделение политической партии КПРФ" height="100" width="228"></a>

ВидеоКанал